Чаллы шифаханәсенең проектын ясый башладылар
(Чаллы, 25 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» , Зөһрә Вәлитова). Чаллыда 5нче шәһәр шифаханәсенең яңа бинасын проектлау эшләре башланды. Объект Чулман проспектында яңа төзелә торган мәктәп белән ипподром арасындагы 6 га мәйданда төзеләчәк. Бүгенге көндә техник бирем буенча мәгълүматлар җыела. Исегезгә төшерәбез, шәһәр мэры мөрәҗәгатеннән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәнең яңа бинасын проектлау өчен финанслар бүлеп бирү бурычын куйды.