Миңнеханов һәм Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының сессиясендә чыгыш ясаячак
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44нче сессиясе утырышында чыгыш ясаячак.
«Сессия онлайн-форматта узачак. Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев чыгышлары планлаштырылган», — диде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Ул искәрткәнчә, киләсе елда Казанда комитетның 45нче сессиясе узачак, ә быел Татарстан чарада катнашучы гына булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Сергей Орджоникидзе киләсе елда Казанда ЮНЕСКО сессиясен уздыру турында фикер алышты.