Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 29 июль көнне Башкортстанның Стәрлебаш шәһәрендә мәгърифәтче, дин әһеле, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы Мөхәмәтшакир Тукаевның һәйкәле тантаналы рәвештә ачылды.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәйкәл Ягафәр Хисаметдинов һәм Хисаметдин Исмәгыйлевләрнең көче белән эшләнелде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин барлык килгән кунакларга һәм һәйкәл булдыруны оештыручы Ягафәр Хисәметдинов һәм Хисәметдин Исмәгыйлевкә рәхмәтләрен белдерде.