Синоптиклар Татарстанда 36 градуслы эссе турында кисәтте
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда һава температурасының 36 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 һәм 11 августта төнлә һава температурасы +11…+17 градус, ә көнбатыш районнарда +22 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +28…+33 градус җылы булачак. Республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Пәнҗешәмбе, 12 августта, төнлә һава температурасы 12-22 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга, 13 августта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 18-23 градус, ә көндез 31-36 градус җылы булуы фаразлана. Шимбә, 14 августта, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +15…+20 градус, ә көндез +25…+30 градус булуы көтелә. КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, 15 августка кадәр Казанда һава температурасы климатик нормадан 5 градуска кадәр югары булачак.