Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чүпрәледә яшәүчеләрне кабул итәчәк
(Чүпрәле, 25 август, «Татар-информ», «Туган як» ). 1 сентябрьдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Үзәк ур., 13 йорт. Депутат белән очрашуга килү өчен 2-20-95 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.