Александр Сладковский Казан консерваториясендә кафедра профессоры булып эшли башлый
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера-симфония белән дирижерлык итү кафедрасы профессоры вазифасына Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режисеры Александр Сладковский билгеләнде.
Әлеге билгеләнешне консерватория ректоры вазифаларын башкаручы Вадим Дулат-Алиев шәрехләде.
«Үз һөнәренең иң яхшы осталарыннан, практиклардан, уңышлы артистлардан өйрәнү — сәнгать уку йорты студентлары өчен идеаль вариант. Менә шуның өчен Казан консерваториясе ректораты Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш режисеры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийны опера-симфония белән дирижерлык итү кафедрасы профессоры вазифасына чакырды һәм аның бу тәкъдимне кабул итүенә рәхмәтлебез», — диде ул.
Быел бериш иҗади һөнәрләр буенча икенче югары белемне бушлай алырга мөмкинлек бирүче закон кабул ителүен дә әйтеп үтте. Әлеге закон Россия Президенты Владимир Путин фәрманын тормышка ашырып эшләнгән.
Казан дәүләт консерваториясенең ректоры вазифаларын башкаручы Вадим Дулат-Алиев 1 сентябрьдән композиция кафедрасы җитәкчесе итеп композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамовның билгеләнүен дә әйтеп китте. Эмиль Низамов быел Россия Президентының яшь сәнгать әһелләренә бирелүче премиясенә дә лаек булды.