«Ак Барс» рәттән өч җиңелүдән соң отты
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Витязь» командасын 2:1 исәбенә җиңде.
Матч Подольск шәһәрендә узды. Моңа хәтле «Ак Барс» Казанда рәттән өч уенда җиңелгән иде.
Беренче период. Унөченче минутта, Казан командасы һөҗүмчесе Пер Линдхольм исәпне ачты (0:1).
Икенче период голларсыз үтте.
Өченче период . Җиденче минутта, «Витязь» күпчелектә уйнаганда, Даниэль Одетт исәпне тигезләштерә алды (1:1).
Өч периодтан соң командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның дүртенче минутында «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель гол кертте һәм командасына җиңү китерде (1:2).
Командалар составы:
«Витязь»
Ежов (Тодыков);
Оямяки — Аалтонен — Индрашис, Воронков — Кемиляйнен;
Яремчук — Одетт — Лещенко, Лямин — Антипин;
Воеводин — Нестеров — Иванюженков, Головков — Мусин;
Аркалов — Попов — Ларичев, Стеклов — Демидов.
«Ак Барс»
Бобков (Билалов);
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Хенкель — Кэмпфер;
Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
Панюков — Линдхольм — Петров, Лямкин — Адамчук;
Воронков — Сафонов — Дыняк (Меховов), Рукавишников.
«Ак Барс» киләсе уенын Минск шәһәрендә үткәрәчәк. «Динамо» командасына каршы матч 12 сентябрь 17:10 сәгатьтә башлана.