Песошин Татарстан Яшьләр министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Яшьләр ведомствосын Тимур Сөләйманов җитәкләячәк. Элек ул министрның беренче урынбасары урынын биләгән. Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2018 елдан бирле Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләгән Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Песошин сүзләренчә, Дамир Фәттахов министр вазифасында эшләгән вакытта хезмәткәрләре, Министрлар Кабинеты һәм федераль үзәктән хезмәттәшләре арасында үзен абруйлы, профессиональ җитәкче буларак күрсәтте. Уңышлы эш индикаторларының берсе — яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россиядә беренче урын. Ул Фәттаховка алмашка яшьләр даирәсендә яхшы билгеле булган, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барлык баскычларын узган кеше килүен билгеләп үтте. «Талантлы яшьләрнең потенциалын, аның социаль һәм һөнәри мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Шулай ук яшьләр арасында тискәре күренешләрне булдырмау һәм профилактикалау да мөһим. Тимур Сөләйманов куелган бурычларны хәл итү эшен лаеклы дәвам итәр дип ышанам», — диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы, яңа министрга тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итеп.