Канаданың Монреаль шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды
![Канаданың Монреаль шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды](https://tatar-inform.tatar/attachments/f060d5fc82cff6c0e38440ad16def824e27ec358/store/fill/780/440/b0f79e4e99a6dc4afda0e487dc97f0596b25740cbec14bca892dfd941cee/IMG-20210912-WA0003.jpg)
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Монреальдә Канада «Мирас» татар мәдәни үзәге «Татарча диктант» акциясе оештырдылар.
Диктантны 10 кеше язды, дип хәбәр итә Канаданың «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.
«Пандемия вакытында шәһәрнең ВэстМаунт районының Морис-Кюлен паркында җыелышып диктант яздык — Туган тел бәйрәме үткәрдек, „Туган тел“ жырын жырлап, чәк-чәк белән, өйдән пешереп алып килгән ризык белән чәйләр эчеп, сөйләшеп, рәхәтләнеп аралашып күрештек», — диде ул.