Биолог: Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта. «Кешелек гомер озынлыгы 10 елга кыскара дигән фикер белән әкренләп килешә. Кешеләр яшь булганда аларның иммунитеты бар. Алар коронавирус яки башка күп төрле иммунизацияләрне җиңә. Картайгач авырулар да арта һәм аларның берсе — коронавирус, шуңа күрә уртача гомер озынлыгы 10 елга кыскара», — дип сөйләде Россия Фәннәр академиясенең функциональ медицина-генетика фәнни үзәгенең функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Анча Баранова. Биолог белдергәнчә, вирусның табигый зәгыйфьләнү варианты да бар. Әмма ике еллык пандемия вакытында ул бөтенләй сизелмәслек кенә зәгыйфьләнде, дип яза Анча Барановага сылтама белән РИА Новости. «Ике-өч буыннан соң кешеләр коронавирусны хәтта даруларсыз да җиңелрәк кичерәчәк. Бәлки кешелекне җәфалый торган вирусларның структурасы да үзгәрер, бәлки ниһаять грипп кимер», — дип өстәде биолог.