"Иремне моргтан эзләтеп таптым". Фәүзия Бәйрәмованың ире коронавирустан вафат
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова иренең короновирустан үлеме турында хәбәр итте. Бу турыда бернинди дә рәсми хәбәр итүче булмады, таныш табиблар аша эзләп таптым ди ул. Юрист, 1990-1995 елларда Татарстанның Югары Шура депутаты булган Җәмил Сафиуллин 2 октябрьдә вават булган.