Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булганнарның гаиләләре миллион сум акча алачак
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Минзәләдәге авиаһәлакәттә һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләр Татарстан хакимиятеннән матди ярдәм алачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика Хөкүмәтенең тиешле карарына кул куелды. «Шулай итеп, һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум акча түләнәчәк. Сәламәтлекләренә авыр һәм уртача зыян килгән гражданнарга 400әр мең сум түләнә» — диде агентлык әңгәмәдәше.
ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түләүләрне оператив тәртиптә башкарачак, дип өстәде Галимова.
Моннан тыш, республика һәлак булганнарның мәетләрен җирләү урынына транспортлауны һәм күмүне оештырырга әзер, диде.
Кичә Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәткә тарыды. Аның бортында 20 парашютчы һәм ике экипаж әгъзасы булган. Уналты кеше һәлак булды.