Ковидтан прививканың беренче компонентын гына ясаткан кешеләргә чикләүләр ачыкланды
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирустан прививканың беренче компонентын гына ясаткан кешеләргә дә сәүдә үзәкләренә һәм җәмәгать туклануы нокталарына юл ябык булуын әйтте.
«ТР Министрлар Кабинетының 960 нчы Карары нигезендә, сәүдә үзәкләренә һәм җәмәгать туклануы нокталарына бары тик QR-код белән генә кереп була. QR-код бары тик вакцинация төгәлләнгәч кенә бирелә. Вакцинациянең ике этабын да узмый торып, җәмәгать туклануы нокталарына керә алмаячаклар», — диде Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
Ул вакцинациянең беренче этабын гына узган кешеләр бары тик өй янындагы кибеткә, даруханәгә бара алуын искәртте. «Бу чарасызлыктан кертелгән чара. Эпидемиологик вазгыять имин түгел, бу чаралар гражданнар сәламәтлеген кайгырту өчен кертелә», — диде республиканың баш санитар табибы.