Күп функцияле үзәкләрдә QR-кодларны кәгазьдә чыгарып бирә башладылар
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Цифрлаштыру министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы күп функцияле үзәкләрдә вакцинация яки коронавирустан чирләп савыгуны раслый торган QR-кодлы кәгазь сертификатлар бастырып чыгара башлады, дип хәбәр итә Цифрлаштыру министрлыгы.
«Әлеге эш Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча башкарылды», — дип министрлык хәбәрен РИА Новости җиткерә.
Бу төр хезмәтеннән россиялеләр дә, Россиядә яшәүгә рөхсәте булган чит ил кешеләре дә файдалана ала. Беренче тәүлек эчендә инде 50 мең кеше бу документны алган.
«Кәгазьгә бастырылып чыгарылган сертификатта QR-код, гамәлдә булу вакыты һәм кешенең фамилиясе бар, ә медицина белешмәләре юк», — дип искәртә министрлык.
Вакцинация коронавирустан саклануның иң ышанычлы ысулы булып кала. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә караганда, COVID белән авыручылары арасында прививкалылар 0,03% тан кимрәк өлешне тәшкил итә. Хастаханәләргә эләккән авыручыларның күбесе прививка ясатмаган.
Сентябрь ахырында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы профилактик иммунизациядән баш тартучылар санын SARS-CoV-2дән үлүчеләр саны белән бәйләде. Моны Роспотребнадзорда да искәртәләр: Попова мәгълүматларына караганда, үлүчеләр арасында вакцинацияләнүчеләр юк диярлек.