Арчада республикада беренче тапкыр өстәмә белем бирү буенча ярышлар уза
(Арча, 1 декабрь, «Татар-информ», «Арча-информ» ). Бүген Арча педагогия көллияте базасында «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» буенча Worldskills Чемпионатының төбәк этабы башланды. «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» буенча ярышлар республикада беренче тапкыр үткәрелә. «Әлеге юнәлешне үстерү буенча без беренче адымнарны ясыйбыз», — дип белдерде ярышларны ачу тантанасында Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. Шулай ук ярышларда катнашучыларны Көньяк Сахалин шәһәреннән килгән эксперт Александр Дзюма сәламләде. Ул 2019 елда «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» юнәлешен Worldskills программасына кертә. «Арча педагогия көллиятен безнең юнәлешне җәелдерү буенча үсеш ноктасы, дип әйтер идем. Сез беренчеләрдән булып „Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү“ компетенциясен башлап җибәрәсез», — дип рәхмәт сүзләрен белдерде белгеч. Арча, Казан, Бөгелмә, Минзәлә, Түбән Кама педагогия көллиятләреннән килгән студентлар 3 көн дәвамында өстәмә белем бирү буенча үз көчләрен сынаячак. «Биремнәр җиңел түгел. Алар „Өстәмә белем бирү педагогы“ һөнәри стандарты белән бәйле. Шушы 3 көн дәвамында ярышларда катншаучылар үзләре белән таныштыру, уен, әти-әниләр өчен консультацияләр үткәрү, дәрес фрагменты уздыру кебек биремнәрне башкарачак», — дип сөйләде Александр Дзюма.