Уфаның «Нур» татар театры 30 еллык юбилеена концерт әзерләгән
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Уфа Татар дәүләт «Нур» театры үзенең 30 еллыгын «30 ел бергә!» бәйрәм концерты белән билгеләп үтәчәк. Тантаналы чарага Башкортстан һәм Татарстанның барлык театрлары, шулай ук башка төбәкләрдән театр әһелләре чакырылган, дип хәбәр итә «Башинформ» . «Нур» театры бу истәлекле көнне рәсми затлардан, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күренекле эшлеклеләрдән, театр ачылышына катнашы булган кешеләрдән, җәмәгать эшлеклеләреннән, хезмәттәшләреннән, танылган артистлардан котлаулар кабул итәчәк, диелә. Яраткан театрын 30 еллык юбилее белән котларга теләүчеләр өчен зал фойесында открыткалар, теләкләр, хатлар калдыру өчен почмак оештырылачак. Тантаналы кичәнең бер өлеше коллективны Рәхмәт хатлары һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләүгә багышлана, диелә хәбәрдә.