Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанда Ибраһимов бюстына чәчәкләр куйды
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанга сәфәрендә күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов бюстына чәчәкләр куйды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бюст язучы музее янында урнаштырылган. Ул язучының 100 еллык юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә ачылды. Язучының сынын Зөлфәт Басыйров ясаган. Искәртәбез, Башкортстан Республикасының Авыргазы районы Солтанморат авылында Галимҗан Ибраһимовның музее эшли. Анда язучының тормышы һәм иҗаты белән танышырга була. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә музейда булды.