Оренбургта грипп таралу аркасында мәктәпләр дистанцион укуга күчерелә
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдән Оренбург мәктәпләре грипп һәм ОРВИ авыруы таралуга бәйле дистанцион укуга күчә. Электрон белем бирү технологияләрен кулланып, дистанцион уку системасына вакытлыча күчү өлкәнең барлык белем бирү учреждениеләренең барлык сыйныф укучыларына да кагылачак. Мәктәпләрдә генә түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә секцияләр, түгәрәкләр эшчәнлеге вакытлыча туктатыла, дип хәбәр итә РИА Новости.