Свердловск өлкәсендә Татарстан вәкиле Урал халыклары спартакиадасында катнашты
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Урта Урал халыклары спартакиадасы кысаларында футбол буенча турнирда Үзбәкстанның «Пахтакор» командасы җиңде. Икенче урында «Ани-Әрмәнстан» әрмән җәмгыяте командасы, өченче урында — «Урал татарлары». Ярышларда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Руслан Йосыпов та катнашты. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Спартакиадада спортны популярлаштырырга, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерү эшендә тагын бер адым ясарга теләүчеләр катнаша», — диде Свердловск өлкәсенең Милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясе идарәсе рәисе Фәрух Мирзоев. Ярышлар спорт уеннарында каралган куркынычсызлык чараларын үтәп узды. Барлык оештыручылар, спортчылар һәм җанатарлар QR-кодларын күрсәтте, ә ярышлардан тыш битлек режимын сакладылар.