Табиб: Коронавирус кичергәннән соң кайбер препаратлар инсультка китерергә мөмкин
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратлар ярдәмендә тромблар барлыкка килүне мөстәкыйль рәвештә профилактикалау инсультка китерергә мөмкин, дип белдерде иммунолог Ирина Ярцева ura.ru порталына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратларны озак вакыт дәвамында кулланырга ярамый, чөнки алар бөтен кешегә дә туры килми. Бары тик пациент хастаханәгә озатылган, стационарда дәваланган, анда өзлегүләр ачыкланган һәм табиб тиешле дарулар билгеләгән очракта гына әлеге препаратларны кулланырга мөмкин», - диде ул. Табиб әйтүенчә, пациентлар кайбер вакытта үз белдекләре белән әлеге препаратны эчә. «Бөтенесе дә рәттән озак вакыт дәвамында антикоагулянтлар эчә һәм әлеге фонда геморрагик инсульт рәвешендә өзлегүләр барлыкка килә», - дип өстәде Ярцева.