Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле. 17-18 декабрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Федерация Кубогына турнир узды. Ярышта бил үлчәү авырлыгында 170ләп көрәшче бил алышты. Районнар арасында беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икедә — Кукмара, өчтә Теләче командалары. Беренче урын ияләре — 50 мең, ике — 40, өченче урын алучы икешәр көрәшче дә 30 мең акчалата приз һәм истәлекле бүләргә лаек булды.
Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: 65 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Раббани Нургалиев (Актаныш) 2 урын — Искәндәр Мортазин (Әлмәт) 3 урын — Илдар Хәләфетдинов (Чирмешән), Динар Фәттахов (Кукмара) 75 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш) 2 урын — Илназ Рамазанов (Тукай) 3 урын — Ислам Фәләхов (Алабуга), Булат Юнысов (Биектау) 85 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын - Ренас Кәлимуллин (Теләче) 2 урын - Айрат Сәмигуллин (Әлмәт) 3 урын - Нәфис Галиев (Кукмара), Раил Сәлахетдинов (Кукмара) 105 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын - Раил Нургалиев (Теләче) 2 урын - Айнур Сыртаев (Чистай) 3 урын - Рәдис Сәмигуллин (Балтач), Айдар Алтынбаев (Әлмәт) 130 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын - Радик Сәлахов (Әлмәт) 2 урын - Валерий Рафыйков (Актаныш) 3 урын - Руслан Газизуллин (Лаеш), Лениз Абдуллин (Казанның Идел буе районы)