Сембер һәм Мордовия төбәкләре киләсе елда Сабантуй бәйрәмен оештырырга җыена
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең «Бизнесменнар йорты»нда эшмәкәрлек үсешенә булышлык күрсәтү үзәге рәисе Руслан Гайнетдинов җитәкчелегендә Сембер төбәге һәм Мордовия Республикасы эшмәкәрләре белән эшлекле очрашу узды. Киләсе елда ике төбәк тә федераль күләмдә Сабантуй уздырырга җыена.
Сөйләшү, нигездә, киләчәктә ике төбәк арасында хезмәттәшлек итү хакында барды. Мордовия Республикасының кече һәм урта бизнес профсоюзы рәисе Рәис Хәйров җитәкчелегендәге делегацияне Ульяновскиның сыйфатлы җиһазлары һәм «Бостан» фирмасы җитештергән костюмнар кызыксындыра. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Ә Семберлеләр исә Мордовиядә җитештерелгән хәләл ризыкларны үз итәләр икән. Очрашуда катнашучылар киләсе елда ике төбәктә дә милли бәйрәмне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар һөм күрешү хөрмәтенә бүләкләр тапшырдылар.