Татарстанда коронавирустан тагын биш хатын-кыз үлгән
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды, алар барысы да хатын-кызлар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Covid-19дан 1935, 1936, 1939, 1943 һәм 1950 елларда туган хатын-кызлар үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диделәр министрлыкта.
2021 елның 28 декабренә республикада коронавирустан 1425к кеше үлгән.
Шул ук вакытта республикада ел башыннан 56 мең кеше, 2020 ел дәвамында 54 мең кеше һәм 2019 елгы пандемия алды чорында 42,6 мең кеше вафат булган. Covid-19 инфекциясеннән теркәлә һәм теркәлми торган үлем оочраклары саны арасындагы аерма илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да, күзәтелә.