Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге генетик технологияләр үсешенә грант отты
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге генетик технологияләр үсешенә грантлар конкурсында җиңде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы генетика өлкәсендәге эшкә йомгак ясады. Бәйгедә Томск дәүләт университеты һәм М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты да грант отты. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. Генетика өлкәсендә эзлексез нәтиҗәләргә 2019-2027 елларга генетик технологияләрне үстерүнең Федераль фәнни-техник программасы (ФНТП), шулай ук «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты ярдәмендә ирешелде. 2021 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2019-2027 елларга генетик технологияләрне үстерү ФНТП кысаларында фәнни оешмаларга һәм югары уку йортларына «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында программаның аерым чараларын гамәлгә ашыруга грантлар бирү буенча конкурс үткәрде. 2021-2023 елларга конкурста җиңүчеләргә грант ярдәменең гомуми күләме 9,5 млрд сум тәшкил итте, диелә хәбәрдә.