Россиядә кертемнәргә салым гамәлгә керде
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Банктагы счетларында 1 миллион сумнан артык акчасы булган россиялеләр 2022 елда беренче тапкыр процент кеременнән салым түләргә тиеш булачак. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, физик затка салымны 2021 елда түләнгән кертемнәр буенча, салым салынмый торган сумманы кертмичә, бердәм процент кеременә исәпләячәкләр. Ул Үзәк банк тарафыннан узган елның 1 гыйнварына билгеләнгән төп ставка һәм бер миллион сумның тапкырчыгышы буларак исәпләнә. 2021 елда салым салынмый торган керем 42,5 мең сум тәшкил итте. Гражданнарга үз счетларына декларация ясарга кирәкми, банклар Федераль салым хезмәтенә тиешле мәгълүматларны үзләре тапшырачак. Шул рәвешле, салым органнары хезмәткәрләре, хәтта кемнәрдер төрле банкларда берничә депозит ачуга да карамастан, салым түләүчеләрнең барлык кертемнәре турында да мәгълүмат алачак.