«Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Яңа ел каршы алырга 35 меңләп кеше килгән
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә башкала халкы һәм кунаклар өчен «Казан» Гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында бәйрәм оештырылды.
Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике төп мәйданчыкта Яңа елны 35 мең 700 кеше каршы алган.
Казанлылар Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгатен тыңлаган, биегән, «Хитобои», «Веселые Волгари» төркемнәре башкаруында Яңа ел шлягерларын һәм популяр җырлар тыңлаган.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә искәртүләренчә, «Черек күл» паркындагы шугалакта Яңа елны 1700 кеше каршы алган.