Казахстанда Интернет сүндерелде
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанда хөкүмәткә каршы хәрәкәт кабынып китү фонында илдә интернет сүндерелгән. Бу хакта Twitterда Интернет эшен анализлау белән шөгыльләнә торган NetBlocks оешмасы хәбәр итә.
«Расланды: Хәзерге вакытта Казахстан, мобиль интернет эшендә өзеклекләр һәм өлешчә чикләүләр булган көннән соң, гомуммилли масштабтагы интернетны өзеп тору урталыгында тора», - дип билгеләп үтелә мониторинг ресурсы хәбәрендә.
Оешма аналитиклары фикеренчә, дөнья челтәреннән өзү хөкүмәткә каршы протест акцияләрен яктыртуны җитди кыенлаштыра. Ә каршы чыгу хәрәкәте һаман саен көчәя бара.
Хәзерге вакытта Россиядә Казахстан Президенты, ил хөкүмәте һәм парламенты, шулай ук «Казинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгы сайтлары ачылмый.
Искәртеп үтәбез, ел башында Казахстанның нефть чыгара торган Магистау өлкәсендә урнашкан Жанаозен һәм Актау халкы санкцияләнмәгән митингларга чыкты. Алар сыекландырылган нефть газы бәясен ике тапкыр арттыруга каршы булуларын белдерде. Хөкүмәт комиссиясе газ бәясен төшерергә вәгъдә итте, әмма каршы чыгу хәрәкәте бөтен ил буенча таратылды.
Бүген Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Министрлар Кабинетын отставкага җибәрде һәм 180 көнгә сыекландырылган газ, бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне дәүләткә җайга салырга кушты. Ул шулай ук Алмата һәм Мангистау өлкәләрендә һәм Алма-Ата шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимын кертте.
Шуңа да карамастан, Казахстанда протестлар дәвам итте. Алма-Атада митингка чыккан кешеләр шәһәр администрациясе (акимат) бинасын һәм дәүләт башлыгының җирле резиденциясен алды.