CIT: Русия көнчыгыштан көнбатышка йөзләгән хәрби техника күчергән
![CIT: Русия көнчыгыштан көнбатышка йөзләгән хәрби техника күчергән](https://gdb.rferl.org/46c30000-0aff-0242-0a8a-08d993da17d6_w800_h450.jpg)
Техника Бурятиядан, Байкал арты крае, Амур өлкәсе, шулай ук Приморье краеннан җибәрелә диелә, аның Украина белән чиктәге көчләргә кушылачагы фаразлана. Проект аналитиклары техника белән беррәттән юлчы һәм тауар вагоннарында хәрби хезмәткәрләрнең дә күчерелүен искәртә.