Рәдиф Кашапов белән Оскар Юнысов Төркиядә татарча акустик концерт куя
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 22 гыйнварда сәгать 18.00дә татар музыкантлары Оскар Юнысов (Gauga төркеме) белән Рәдиф Кашапов (qaynar төркеме) Истанбулның Selimiye Kahvecisi кафесында беренче тапкыр татарча акустик концерт куячак.
«Концертны җирле татарлар оештырырга булышты. Репертуарда үзебез иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Яңа тамашачыга ачкыч табарга тырышачакбыз. Барлык кешене көтеп калабыз», — диде Рәдиф Кашапов «Татар-информ» хәбәрчесенә.