Мөслим районында «Алтын балык» фестивале була
(Мөслим, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Мөслим-информ» ). 29 гыйнварда иртәнге сәгать унда Мөслимдә «Алтын балык» фестивале үтә. Оста балыкчылар белән бергә һәвәскәр балык тотучылар да «Кояшлы Ык» ял паркында Кояшлы аланга (Мөслим күпере яны) чакырыла. Оештыручылар җиңүчеләргә затлы бүләкләр тапшырачак, тәмле балык шулпасы белән сыйлаячак.