Рушан Аббясов Мәскәү өлкәсендә яшәүче мөселманнар санын әйткән
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе территориясендә ислам динен тотучы халык вәкиле булган 1 миллион чамасы кеше, мөселманнарның тагын миллионнан артыгы — биредә вакытлыча яшәүче мигрантлар. Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов РИА Новости агентлыгына шул хакта сөйләгән.
«Без Мәскәү өлкәсендә мөселманнар саны елдан-ел артуын күрәбез (мәгълүматка Яңа Мәскәү территориясе кермәгән). Мөселманнар дигәндә мәчеткә даими йөрүчеләрне генә түгел, традицион ислам динен тотучы милләт вәкилләрен күздә тотам. Һәм без 2021 елда халык санын алу вакытында милләтне күрсәтергә чакырдык. Тиздән төгәл санны белербез», — диде Аббясов.
Аның сүзләренчә, бүген Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте 60 дини оешманы берләштерә. «Без кирәкле инфраструктураны булдырабыз, хакимият органнары белән хезмәттәшлек итәбез һәм актив социаль эш алып барабыз, шул исәптән хәйриячелек белән шөгыльләнәбез», — дигән агентлык әңгәмәдәше.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2021 елның 1 гыйнварына Мәскәү өлкәсендә даими рәвештә 7,7 миллион кеше яшәгән.
Элегрәк Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр иткәнчә, халык санын алуның якынча нәтиҗәләре буенча, Мәскәү өлкәсе территориясендә якынча 11 миллион кеше яши. Аның сүзләренчә, халык санын алу вакытында 10,8 миллион кеше төбәк территориясендә 12 айдан артык яшәүләре турында әйткән, диелә бу хәбәрдә.