Казан студенты Үзбәкстан абитуриентларына Татарстанда белем алу турында сөйләде
![Казан студенты Үзбәкстан абитуриентларына Татарстанда белем алу турында сөйләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/6948c72345286dfbf84b3c13a5eed66314984ed9/store/fill/780/440/f2ea6afa74a245641aeeaa6ac902419b8266d3a1ab6e07b2dee11370eff0/3961_n2055690_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә «Alfakom» Укыту үзәге территориясендә Үзбәкстан абитуриентлары белән очрашу булды. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бирегә А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институтының III курс студенты Шухрат Янчинов килде. Ул Россия университетына укырга керүдә үз тәҗрибәсе хакында сөйләде, Казанда яшәү һәм белем алуга бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.