Азнакай укытучысы республика бәйгесендә призер булды
(Азнакай, 13 февраль, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Бөгелмә шәһәренең Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар интернат-мәктәбендә ОБЖ (тормыш иминлеге) фәне буенча «Ел укытучысы» республика бәйгесенең зона этабы узды. Анда район данын Азнакайның 1нче урта мәктәбе укытучысы Закир Сәлифов яклады. Ул өченче урынга лаек булды.