Гинцбург COVID-19 вирусыннан борынга тамыза торган вакцинаның куркыныч булмавын әйтте
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Гамалея Үзәге башлыгы Гинцбург әйтүенчә, COVID-19 вирусыннан борынгы тамыза торган вакцина куркыныч түгел.
«Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан коронавирус инфекциясенә каршы эшләнгән назаль вакцина организм өчен куркыныч түгел, чөнки анда тере вирус юк», — дип белдерде үзәкнең директоры Александр Гинцбург. Бу хакта РИА Новости яза.
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында, вирусолог Константин Чумаковка сылтама белән, тәнгә кадый торганына караганда, борынга тамыза торган вакцина, шул исәптән коронавируста каршы кулланылганы да, организм өчен куркыныч булырга мөмкин, дигән мәгълүмат пәйда булган иде.
Бу мәгълүмат Гамалея үзәге вакцинасына кагылмыймы, дигән сорауга җавап биреп: «Кагылмый. Чөнки безнең вакцинада тере вируслар юк», — диде Гинцбург.
Октябрь урталарында Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы Гамалея үзәге тарафыннан коронавируска каршы эшләнгән назаль вакцинаны (SPRAY 08-Гам-КОВИД-Вак-2021) клиник тикшерергә рөхсәт итте.