Татар театр студиясе Казан балаларын кастингка чакыра
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Апуш» балалар театр студиясе ачыла. 26-27 февральдә укучы балалар кастингка чакырыла. «Биредә балалар үзләрен профессиональ һәм иҗади планда ача алачак. Студиядә шөгыльләнү түләсез», дип хәбәр итә Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге. Балалар белән Камал театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Кариев театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина һәм башкалар шөгыльләнәчәк. Студиянең җитәкчесе, педагог — Алия Фәйзрахманова. Студиягә татар телендә иркен сөйләшкән һәм авыррак аралашкан балалар чакырыла. 1 нче төркем — 9-11 яшьлекләр; 2 нче төркем — 12-15 яшьлекләр.