Миңнеханов Чаллыдагы предприятиеләрнең цифрлы һәм мәгариф проектлары белән танышты
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре белән барды. Ул шәһәр советының йомгаклау утырышы алдыннан республика җитәкчесе җирле предприятиеләр тарафыннан булдырылган төрле өлкәләрдә инновацион эшләнмәләр һәм проектлар белән танышты. Чаллының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, чарада 20дән артык предприятие һәм оешма катнашты, тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең күбесе цифрлаштыру өлкәсенә карый иде. Шулай итеп, Рөстәм Миңнехановка Haier дигән акыллы суыткыч тәкъдим иттеләр, ул ризыкка заказ бирә ала. Шулай ук предприятие белән идарә итүне гадиләштерергә сәләтле WIRP продуктын, яңа логистик платформаны, комиссиясез генә 400дән артык рестораннан ризык китертә торган сервисны, косметика һәм башка яңа продуктлар күрсәтелде.