Владимир Путин Россиянең көнбатыш чикләрен көчәйтү мөмкинлеген караячак
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиянең көнбатыш яктагы чикләрен көчәйтү ихтималы турындагы карар, бу юнәлештә НАТО кабул иткән гамәлләргә бәйле рәвештә кабул ителәчәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Иминлек советы белән киңәшмәдә. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы Саклану министрлыгына Россиянең көнбатыш чикләре янында чит илләрнең «көч һәм чаралар» урнаштыруы турында җентекле доклад әзерләргә кушты. «Мин Сездән аерым доклад әзерләвегезне һәм җиткерүегезне сорыйм. Аның нәтиҗәләре буенча якын киләчәктә тиешле карар кабул итәчәкбез дә», — дип билгеләп үтте ул. 2021 ел ахырында узган зур матбугат конференциясендә Путин НАТОның көнчыгышка таба киңәюенең берничек тә кабул ителмәячәге турында әйткән иде. Әлеге мәсьәлә АКШ белән 2022 ел башында булган иминлек гарантияләре турында сөйләшүләрдә дә күтәрелде. РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков ул вакытта Россиягә Украина белән Грузиянең беркайчан да НАТОга кермәячәгенә төгәл гарантияләр кирәклеген билгеләп үткән иде. Февраль аенда Украинадагы вазгыять кискенләште. ДНР һәм ЛНР башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Россия Президентына республикаларның бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итте. Шул ук көнне, Иминлек советы белән киңәшмәдән соң, Путин тиешле указларга кул куйды. 23 февральдә республика җитәкчеләре Россиягә Украина агрессиясенә җавап кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февральдә Россия Президенты махсус хәрби операция башлану турында игълан итте.