Казанда тузган торакта яшәүче хезмәт ветераны «Салават Күпере» комплексына күченәчәк
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казанның Полевая урамы, 30 адресы буенча урнашкан авария хәлендәге йортта яшәүче хезмәт ветеранына «Салават күпере» микрорайонында фатир бирелә. Яшәү өчен барлык шартлар булган торакка Гөлфирә Вәлиева бу атна ахырына кадәр күченәчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәт ветеранының тузган йортта яшәве турында мәгълүмат кичә берничә гаммәви мәгълүмат чараларында чыкты. Хәбәрләрдән аңлашылганча, йортта кайнар су юк, ә подъездда түшәм өлешчә җимерелгән. Өлкән яшьтәге ханымга яңа торак комплексында фатир бирелергә тиеш булган, әмма документларны рәсмиләштерү озакка сузылу сәбәпле, ул торакны вакытында ала алмаган. Әлеге хәлне РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерә башлады. Тикшерү эшенә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да кушылды. Нәтиҗәдә, Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре җаваплылыкка тартылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасарына кисәтү ясалды, ә ТКХ комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручыга шелтә белдерелде. Кичә Гөлфирә Вәлиеваның гаиләсе яңа фатирны карады. Хезмәт ветераны бу атна ахырына кадәр яңа торакка күченәчәк.