Татарстанның хезмәт базарында буш саналган 60,8 мең вакансия исәпләнә
«Халыкның мәшгульлеген саклап калу – өстенлекле бурыч. 20 апрельгә теркәлгән эшсезләр саны 10702 кеше тәшкил итә», - диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин.
Татарстанның хезмәт базарында 60,8 мең вакансия буш. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 31 нче утырышында республика Хөкүмәтенең 2021 елгы эшчәнлеге турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
«Халыкның мәшгульлеген саклап калу – өстенлекле бурыч. 20 апрельгә теркәлгән эшсезләр саны 10702 кеше тәшкил итә. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 процент. Татарстанда 60,8 мең вакансия буш», - диде ул.
Алексей Песошин федераль Хөкүмәтнең резерв фондыннан Татарстан Хөкүмәтенә 856 млн сум акча бүленгәнен әйтте, шул исәптән эшсез калу куркынычы янаган 11 меңгә якын кешене вакытлыча эш белән тәэмин итү, эшсез гражаннарга иҗтимагый эшләр оештыру, сәнәгать предприятиеләренең 3,5 мең хезмәткәрен профессиональ укыту өчен.
«Производствода импорт эшләнмәләре кулланылган предприятие эшчеләренең эшсез калуын исәпкә алып, хезмәт базарында киеренкелек куркынычы саклана. Шуңа күрә вазгыятькә оператив карарга мөмкинлек биргән көндәлек мониторинг гамәлгә ашырыла», - дип белдерде Премьер-министр.