Миңнеханов «Агро-Л» агрофермасы терлекчелек комплексында булды
Дүшәмбе, 16 майда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районында «Агро-Л» агрофермасы терлекчелек комплексында булды.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, предприятие сөт җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
Объектта 1 мең башка исәпләнгән 4 сыер абзары, бозаулар өчен өч абзар урнашкан. Бүгенге көндә фермада 1871 баш мөгезле эре терлек бар.