Зәйдә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру өчен 170 миллион сум бүлеп бирелгән
Быел Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 53 ишегалды төзекләндереләчәк.
Агымдагы елда «Безнең ишегалды« президент программасы кысаларында район-шәһәрдә 53 ишегалды программага керде. Шуның 8е - авылларда, шулай ук бистәләрдә. Ишегалларында төзекләндерү эшләре башланды инде. «Безнең ишегалды« президент программасы кысаларында төзекләндерү эшләренә Зәй районына 170 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу турыда «Зәй офыклары» хәбәр итә.
«Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды архитектура десанты яшь белгечләре бу көннәрдә Зәйдә эшли. Архитекторлар урыннарда быел программага кергән ишегаллары биләмәләре белән таныша.
17 майда алар Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белгечләре, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре, төзекләндерү эшләренә җаваплы затлар белән очрашты.
Алар очрашуда концепция эшләнмәләре тәртипләре, төзекләндерү эшләре этаплары һәм башка аспектлар белән таныштырды.