"Алар урыслаштыру турында әйтми". Рәфис Кашапов Азат Русия форумында нигә катнашмавын аңлатты
20 майда Вильнюста Азат Русия форумы сугышка каршы конференциясен уздыра. Анда Русия сәясәтчеләре, журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Әмма бу җыенда катнашудан баш тарткан җәмәгать эшлеклеләре дә бар. "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов та катнашмаска булган.