Миңнеханов һәм Судан министры хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Судан Республикасы Министрлар Кабинеты эшләре буенча министры Осман Хуссейн Осман Элдирдир белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә мәйданчыгында «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисади саммиты кысаларында узды.
Алар Россия-Судан хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Осман Хуссейн Осман Элдирдир Казанга KazanSummit 2022 саммиты һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде.