Түбән Кама делегациясе Федераль Сабантуйга китте
Бүген Түбән Камадан зур делегация Федераль Сабантуйга юл тотты. Россия дәрәҗәсендә үз талантларын һәм Татарстан мәдәниятен күрсәтү өчен, тугыз автобуста 406 кеше бердәм команда булып Халык иҗаты йортыннан китте.
Делегация составында «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, «Тулпар», «Икенче сулыш», «ИрНас», «Тамчылар» бию коллективлары; «Илһам» татар эстрада ансамбле; Шәһәр мәдәнияте йорты, Район мәдәнияте йорты, комплекслы музей, китапханә системасы хезмәткәрләре; ГТХМ, «Арба» рестораны, физик культура һәм спорт идарәсе вәкилләре бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
18 июнь Ульяновск шәһәрендә Федераль Сабантуй узачак. Түбән Кама шәһәре - Россия дәрәҗәсендә Сабантуйны оештыручыларның берсе.