Татарстан шоферы Марий Элда фура белән бәрелештә һәлак булган
Бүген 7.20 сәгатьтә Марий Элның Медведев районында җитди юл-транспорт һәлакәте була.
ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «Вятка» автомобиль юлының 83нче чакрымында «Лада» йөртүчесе юл кырыенда калдырылган йөк машинасына барып бәрелгән.
Фото: © Марий Эл Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүче шунда ук үлә. Авария шартлары билгеләнә.
Фото: © Марий Эл Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте
Марий Эл Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең социаль челтәрдәге рәсми битендә урнаштырылган фотолардан күренгәнчә, җиңел машина Татарстан номерлары белән булган.