Казан янында М7 трассасында тракторга тагылган арбадагы печәнгә ут капкан
![Казан янында М7 трассасында тракторга тагылган арбадагы печәнгә ут капкан](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/7/11/0744f5fda236d0e74a98348124934cd3.jpg)
М7 трассасында тагылма арбада печән януы турындагы хәбәр бүген 9.36 сәгатьтә килеп ирешкән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте
Тракторга ут күчмәсен өчен урында тиз арада арбаны аерып алганнар.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте
10.10 сәгатьтә 20 квадрат метр мәйдандагы янгын сүндерелгән. Беркем дә зыян күрмәгән.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте