Икътисадчылар Мантуров сәясәте акчаны бушка агызу гына булачак дип фаразлый
Вице-премьер вазифасына расланган Денис Мантуров Русиянең базар икътисадына нигезләнүче сәнәгать сәясәтеннән технологик суверенитетны тәэмин итү сәясәтенә күчүен игълан итте. Белгечләр исәп моның уңышсызлыкка дучар булачагын һәм коррупция чәчәк атачагын фаразлый.