Денис Мантуров параллель импортның өлешчә гамәлдән чыгарылуы турында кисәтте
Хокук иясе ризалыгыннан башка кайбер товарларны чит илләрдән кертү тиздән гамәлдән чыгарылырга мөмкин, Россия җитештерүчеләренә шуңа әзерләнергә кирәк. Бу турыда РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Бүген бездә параллель импорт эшли. Без моны базарда тигезлек саклансын өчен аңлап эшләдек. Әмма бу вакытлыча карар», – диде ведомство җитәкчесе. Бу турыда ул РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге делегация составында Удмуртиягә эш визиты вакытында белдерде.
Мантуров аңлатып үткәнчә, кайбер товарлар өчен импортның мондый механизмы гамәлдән чыгарылачак, Россиядә үзебезнең продукция җитәрлек күләмдә булачак.
28 июньдә Россия Президенты Владимир Путин 2022 ел азагына кадәр хокукка ия булучыларга хәбәр итмичә генә товарлар кертүне легальләштерә торган канунны имзалаган иде.
Элегрәк, май аенда, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы параллель импорт өчен 56 категориядән торган продукция исемлеген раслады. Бу исемлеккә автомобильләр, көнкүреш техникасы, гаджетлар, кием-салым һәм башка товарлар керде. Ул шул вакыттан бирле берничә тапкыр тулыландырылды.