Казан янында BMW машинасына ут капкан
Бүген Казан янындагы Көек авылында янгын чыккан. Бу турында хәбәр 7.18 сәгатьтә 112 номерына - ашыгыч хезмәтләрне чакыру хезмәтенә килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Ялкынның йорт янында туктап торган BMW машинасының мотор бүлегеннән чыгуы ачыкланган.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил иткән.