«Ак Барс» «Динамо»га каршы сезонның дебют матчы вакытын күчерүе турында белдерде
«Ак Барс» хоккей клубының матбугат хезмәте Мәскәүнең «Динамо» командасына каршы сезонның дебют матчының башлану вакыты үзгәрүе турында игълан итте.
Шул рәвешле, Казан клубы өчен сезонның беренче уены, элегрәк хәбәр ителгәнчә, 3 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә түгел, ә 13.00 сәгатьтә башлана. Очрашу Мәскәүнең «ВТБ Арена» стадионы бозында узачак.
Шунысын да искәртик: элегрәк «Ак Барс» бу сезон арасында клубка күчкән яңа уенчыларның номерларын игълан иткән иде. Әйтик, капкачы Әмир Мифтахов «барслар» составында – 35, сакчылар: Динар Хафизуллин – 3, Василий Токранов – 42, Максим Чудинов – 73, Вячеслав Войнов – 26, һөҗүмчеләр: Александр Радулов – 47, Станислав Галиев – 22, Кирилл Семенов – 94, Вадим Шипачев 87нче номер астында чыгыш ясаячак.